Россия ГТХМ башлыгы Владимир Пучков яңа уку елына әзер булу мәсьәләсе буенча тематик селектор киңәшмә үткәрде. Татарстанда Дәүләт янгын күзәтү иснпекторлары мәктәпләрне кабул итергә башлады

2015 елның 3 августы, дүшәмбе

Бүген Россия ГТХМ да Министр Владимир Пучков җитәкчелегендә тематик селектор киңәшмә булды. Ул милек формаларына карамастан белем бирү оешмалары яңа уку елына хәзерләнүгә багышланган. Казанда селектор эшендә Россия ГТХМ Идел буе региональ үзәге башлыгы эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин һәм Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин катнашты.

Бүгенгә Россия ГТХМ күзәтү органнарының хисабында 103 меңнән артык белем бирү объектлары бар, шул исәптән 2 980 уку йортында балалар тәүлек буе тора. План эше нәтиҗәсе буларак, быел Россия ГТХМ күзәтү эшләр органнары белем бирү йортларында 94 меңнән артык янгын куркынычсызлык таләпләр бозуын тапкан. Тиешле чаралар башкарылганга күрә иң кыска вакытларда 76 мең (81%) бозу төзәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International