ГТХМ хезмәткәрләре Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты объектларында даими радиохимия контролен тәэмин итәләр

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Радиация һәм химия контроле белгечләре җәйнең иң мөһим вакыйгасының иминлеген тәэмин итер өчен һәр көне кизүдә тора. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күчмә радиация һәм химия мониторингы комплексларының экипажлары су чемпионатының өч объектларында урнаштылар – “Олимп” һәм “Оргсинтез” өйрәнү бассейнларында һәм ачык суда йөзү буенча һәм иң экстремаль хай-дайвинг су спорт төре буенча ярышлар узган Казансу елгасының яр буенда. ГТХМ хезмәткәрләре кизүләрен «Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча XVI нчы дөнья чемпионаты вакытында да дәвам итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International