Торучыларның машиналары белән тулып беткән күп катлы йортларның территориясе – Казан ишегаллары өчен гадәти күренеш. Казанлыларны ишегалларында парклау кагыйдәләрен үтәргә өйрәтер өчен янгын сүндерүчеләр янгын техникасы катнашуы белән даими рәвештә профилактик рейдлар үткәрәләр. Бу мәртәбә чарада шәһәр, республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларының журналистлары катнашкан.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 8 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Консультацияне алыр өчен, эшне камилләштерүгә юнәлгән тәкъдимнәрегезне, шулай да эштә кимчелекләр турында, хезмәт дисциплинасын һәм Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы ГТХМ ның хезмәткәрләре тарафыннан законнарны үтәмәү фактлары турында мәгълүмат калдырыр өчен хәзер Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының яңа бердәм ышаныч телефоны буенча шалтыратырга кирәк:
“Татарстан Республикасы буенча 15 нче ФПС отряды” ФДКУ 72 нче янгын сүндерү каравыл башлыгы ярдәмчесе Камил Ганиев Яр Чаллы балалар бакчаларының һәм мәктәпләренең балалары өчен якын дус һәм остаз булган. Менә инде ике ел Чаллы янгын сүндерүчесе иҗтимагый нигездә балаларга кунакка килеп янгын куркынычсызлык буенча дәресләр үткәрә.
Яшел Үзәннең иң олы шәһәр үстерүче оешмаларында Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряд хезмәткәрләрен катнаштыру белән янгын һәм техника комиссия утырышлары елга икешәр тапкыр үткәрелә. Гадәттәгечә мондый утырышларда оешмаларның янгын куркынычсызлык һәм янгынга каршы саклау буенча техник мәсьәләләре күтәрелә. “2014-2016 елларга янгын куркынычсызлык” максат проблемасына туры китереп, “ПОЗИС” АҖ һәм “А.М. Горький ис. Яшел Үзән заводы” ААҖ янгынгка каршы чараларны башкаруга 4 млн. сум үзләштерелгән.
Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Янгынга каршы хезмәтенең Казан отрядының Каипы авылын саклау буенча аерым янгын сүндерү постына Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Каипы авылының урта гомумбелем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары килгән. Янгын сүндерүчеләр балалар өчен ачык ишекләр көнен ГТХМ системасында Янгын сүндерү хезмәте көне нигезендә оештырганнар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше зарар күргән.
Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2016 елның 16 мартына хакыйкый мәгълүмат
– Боз капламы әле калын булса да – 30 сантиметрга якын, аның структурасы хәзер төрле составлы, көпшәгрәк. Һәм астан да агым, бозны нечкәртеп, ашап тора, - дип аңлата Яшел Үзән ГИМС инспекторлары бүлегенең җитәкчесе вазифаларын башкаручысы Алексей Деев.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше зарар күргән.