Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2016 елның 16 марты, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше зарар күргән.  

Сәбәпләре: җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.    

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар.

 Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар..  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 3 тапкыр чыктылар.  Ишек ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  

15.03.2016 ел  9.13 мск Әлмәт шәһәре,Төзүчеләр урамы, 68.

Ут катлы панель торак йорның ярдәмче бүлмәдә ут чыга. 1 кв.мәйданында урын җирләре янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1968 елгы ир-ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.     

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International