– Боз капламы әле калын булса да – 30 сантиметрга якын, аның структурасы хәзер төрле составлы, көпшәгрәк. Һәм астан да агым, бозны нечкәртеп, ашап тора, - дип аңлата Яшел Үзән ГИМС инспекторлары бүлегенең җитәкчесе вазифаларын башкаручысы Алексей Деев. – Шуңа күрә без балыкчылар белән профилактик эшне алдан ук үткәрә башлыйбыз, боз бик нечкә булганчы, алдан ук ышанычсыз язгы бозның куркыныч булуы турында искә төшереп кисәтер өчен.
Рейд нигезендә инспекторлар балыкчылар белән аңлатмалы әңгәмәләр үткәреп бозда сак булу турында истәлекләр өләште.