Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 10 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше зарар күргән.
Сәбәпләре: газ җиһазын кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, транспорт чараның электр җиһазы төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар..
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Ишек ачу буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
16.03.2016 ел 01.20 Алабуга шәһәре, Казан урамы, 13 нче йорт.
Биш катлы торак йортның өченче каттагы фатирда җиһаз һәм көнкүреш техника янды. Мәйданы 3 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1973 елгы хатын-кыз зарар күрә. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.