Эчке йорт территорияләренә керү буенча янгын куркычсызлык таләпләрен үтәмәү өчен автомобиль хуҗаларына административ штраф салына

2016 елның 18 марты, җомга

Торучыларның машиналары белән тулып беткән күп катлы йортларның территориясе – Казан ишегаллары өчен гадәти күренеш. Казанлыларны ишегалларында парклау кагыйдәләрен үтәргә өйрәтер өчен янгын сүндерүчеләр янгын техникасы катнашуы белән  даими рәвештә профилактик рейдлар үткәрәләр. Бу мәртәбә чарада шәһәр, республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чараларының журналистлары катнашкан.

Республикада 2016 елның башыннан 3 205 рейд үткәрелгән. Алар вакытында 6 682 эчке йорт территорияләре тикшрелгән, шул исәптән 127 дә янгын сүндерү автомобилләренә керү авыр булып табылган. Гомумән 83 мең сумлык штраф буларак административ җаваплылыкка 2 вазифалы шәхес һәм 52 гражданин тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International