ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Чара ГТХМ хезмәткәрләренең гражданнар оборонасының төп сораулары, гражданнар оборонасы буенча җитәкче документлар, норматив хокук актларның таләпләре өлкәсендә, гражданнар оборонасы өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре буенча белемнәрен тикшерү максаты белән үткәрелде. Гражданнар оборонасы айлыгы чикләрендә республикада ГТХМ хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә һәр көн башлангыч, урта һәм профессиональ белем йортларында Гражданнар оборонасы буенча белем көннәрен үткәрәләр. Моннан башка, гражданнар оборонасы буенча укулар, өйрәнүләр һәм практика дәресләре үтә.

Республиканың гадәттән тыш идарәчелегендә Бөтенрусия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең 125 еллыгына багышланган “Янгын сүндерү хезмәте ветеранына хат” республика конкурсының җиңүчеләрен һәм приз алучыларын бүләкләделәр. Бөтен Татарстанның мәктәп-интернатларының, балалар йортларының йөзләп укучылары бу конкурста катнаштылар. Яшел Үзән районында берьюлы өч бала республика конкурсының финал этабының бүләкләренә лаек булган. Аларның берсе – Алексей Бачин, Норлат балалар йортының элекке укучысы – “Үз эшенең чыннан-чын остасына” номинациясендә приз алучы булган. Хәзер Алексей Казан төзелеш колледжының беренче курсында укый.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 11, янусыз кыска ялганыш аркасында – 3, ризык көю аркасында – 0, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 18. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 1, бакча йортлары – 1.


24
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Дүрт ачыклы коткаручылар белән танышкан, Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең күчмә идәрә итү пунктында утырып торган, республика гадәттән тыш хәлләр идарәчелегенең йөрәгендә үк – ЦУКС та булган һәм янгын сүндерү хезмәте серләрен белгәннәр. Шундый онытылмаслык хисләрне 102 нчее Казан гимназиясенең укучылары бер ярым сәгатьлек экскурсия вакытында кичергән. Аны Кризи хәлләрдә идарә итү үзәге Гражданнар оборонасы айлыгы чикләрендә оештырган.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 2, ялган чакыру буенча – 24, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 15. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 1, бакча йортлары – 1, милекнең төрле формалары – 2. 2 кеше коткарылган.


23
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бу мәртәбә янгын сүндерү һәм коткару серләрен укучыларга Түбән Каманың Татарстан Республикасы буенча беренче Федераль янгынга каршы хезмәт отрядының янгын сүндерүчеләре сөйләде. Беренче отрядның төп эш юнәлешләренең берсе – балалар белән эшләү. Янгын сүндерү һәм коткару бүлекләрендә булганда алар янгын сүндерүче һөнәре белән дә танышалар, яхшы тормыш иминлеге дәресен дә алалар. Көзге каникуллар алдыннан 33 нче бүлек ишекләрен 34 нче шәһәр гимназиясендәге икенче сыйныфның 24 укучысына ачты.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 7, ялган чакыру буенча – 11, янусыз кыска ялганыш аркасында – 3, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 11, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, каралтылар – 3, бакча йортлары – 1, милекнең төрле формалары – 1.


21
октябрь, 2017 ел
шимбә

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 2, ялган чакыру буенча – 20, янусыз кыска ялганыш аркасында – 3, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 9. 2 кеше коткарылган.


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Гражданнар оборонасы айлыгы чикләрендә Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 7 нче отрядының Казан шәһәренең Мәскәү районы ПСЧ-3 янгын сүндерүчеләре һөнәрләр өйрәнүчеләрне кунакчыл булып  каршылаган. Иң актив балалар, “КидСпейс” гаилә күңел ачу үзәгенең еш килүчеләре, профессионаллардан янгыннарда һәм башка һәлакәтләрдә коткару белемнәрен өйрәнә алганнар.

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 35 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 9, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 10. Республика янгын сүндерүчеләре 4 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 4, каралтылар – 2. 1 кеше зыян күргән. 2 кеше үлгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International