Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 7, ялган чакыру буенча – 11, янусыз кыска ялганыш аркасында – 3, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 11, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, каралтылар – 3, бакча йортлары – 1, милекнең төрле формалары – 1.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 1, ут төртү – 1, ут белән саксыз эшләү – 2, мичне урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 2, тартканда сак булмау – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 4 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 1, эзләү-коткару эшләренә – 1, башкаларга – 2 тапкыр. Профилактик эшләргә – 7 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96