Чара ГТХМ хезмәткәрләренең гражданнар оборонасының төп сораулары, гражданнар оборонасы буенча җитәкче документлар, норматив хокук актларның таләпләре өлкәсендә, гражданнар оборонасы өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре буенча белемнәрен тикшерү максаты белән үткәрелде. Гражданнар оборонасы айлыгы чикләрендә республикада ГТХМ хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә һәр көн башлангыч, урта һәм профессиональ белем йортларында Гражданнар оборонасы буенча белем көннәрен үткәрәләр. Моннан башка, гражданнар оборонасы буенча укулар, өйрәнүләр һәм практика дәресләре үтә.