Узган тәүлек эчендә булган вакыйгалар

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга – 2, ялган чакыру буенча – 24, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 15. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 1, бакча йортлары – 1, милекнең төрле формалары – 2. 2 кеше коткарылган.

Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 2, ут төртү – 1, ут белән саксыз эшләү – 2, мичне урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 2.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыкканнар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 7 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 2, юл-транспорт һәлакәтенә – 2, эзләү эшләренә – 1, башкаларга – 2 тапкыр. Профилактика эшләренә – 8 тапкыр.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International