Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан 75487 номерлы хәрби бүлектә гарнизонның белгечләре янгын тактикасы укуларын үткәрделәр. Янгын сүндерү бүлекләренең хәрби бүлек вәкилләре белән үзара эшләү һәм коткару эшләрен үткәргәндә һәм янгыннарны сүндергәндә бүлекләрнең шәхси составының белемнәрен камилләштерү берләшкән өйрәнүләрнең төп максаты булды. Укуларда 53 нче янгын сүндерү бүлегенең кизү каравыллары катнашты. Барлык бүлекләр куелган бурычларны тиз һәм җыйнак эшләделәр. Янгынны бетерүгә 25 тән кимрәк минут китте.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарының территорияләрендә Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәтенең бүлекләре “Торак-2017” профилактика операциясен үткәрә. Аның төп максаты – янгыннарны кисәтү, аларның һәм дә кешеләр үлүнең арта торган санын киметү. Өй хуҗалары белән янгын килеп чыгу очракларында хәрәкәтләр тәртибе һәм ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерын җыю турында инструктаж үткәрелде. Әңгәмә ахырында торучыларга кышкы янгын хәвефле вакытта янгын иминлеге чараларын үтәү турында истәлекләр бирелде.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 7, ялган чакыру буенча – 14, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 12. Республика янгын сүндерүчеләре 3 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, бакча йортлары – 1, транаспорт чарасы – 1.
Гражданнар оборонасы айлыгы чикләрендә Әгерҗе районының Исәнбай авылының урта гомумбелем мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәтнең Яр Чаллы отрыдының аерым постының эшчеләре Ачык ишекләр көнен оештырган. Балаларга аңлаешлы формада янгын сүндерү техникасы, хезмәте һәм янгын сүндерүчеләрнең көнкүреш тормышы турында, утны ничек кулланырга ярамый икәне турында һәм янгын килеп чыкса, нишләргә икәнне турында сөйләделәр. Алга таба балалар гаражга киттеләр. Алара анда янгын сүндерү техникасын һәм кирәк-яракларын карадылар.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 19, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 7. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 4, каралтылар – 4. 3 кеше зыян күргән.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 29, янусыз кыска ялганыш аркасында – 0, ризык көю аркасында – 4, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 11. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, мунчалар – 1, каралтылар – 1, транспорт чаралары – 2, башкалар – 1. 2 кеше үлгән.
Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны гадәттәгечә Татарстан Республикасының диннәре белән үзара тәэсир итешә. Очрашулар, түгәрәк өстәлләр, ТР Мөселманнарының диния нәзарәте һәм Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясенең вәкилләре белән дәресләр үткәрелә. Шундый очрашуларның берсе 26 октябрьдә 15 нче отрядның идарәсендә үтте. Әлфәс хәзрәт Гайфуллин ГТХМ офицерлары белән ислам нигезенә салынган бөтен кешелек өчен уртак хәзинәләре турында сөйләшеп алды. Аннан соң ул 56 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлеге буенча экскурсия белән йөреп чыкты.
Бу мәртәбә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгендә экскурсиягә 7 нче гимназиянең һәм 151 нче Казан мәктәбенең бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары килделәр. Балалар ГТХМ хезмәткәрләренә кунакка беренче тапкыр килделәр, шуңа күрә экскурсия вакытында бернәрсәне дә җибәрмәс һәм иң кызык мизгелләрне истә калдырыр өчен телефоннар белән коралландылар. Алар 7 нче отрядның ПСЧ-3 тә, Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгендә булдылар һәм Казан эзләү-коткару отрядының иң яхшы кинологы Екатерина Маклакова белән очраштылар.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 11, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 7. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, каралтылар – 3, бакча йортлары – 1, гаражлар – 1, башка объектлар – 2. 2 кеше үлгән.
Бүген Югары Ослан муниципаль районының “Казан” тауда чаңгы шуу спорты һәм савыктыргыч комплексының “Станция” кунакханәсендә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе гадәттән тыш хәлләрне локальләштерү һәм нәтиҗәләрен киметү буенча Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм системасының функциональ һәм территориаль система астыларының идарә итү органнары һәм көчләре белән идарәара комплекслы укулар үткәрде. Укуларда Югары Ослан районының РСЧС ның 13 тармаклы хезмәте, министрлыклар һәм идарәчелекләр катнашты, барлыгы 100 гә якын кеше.