Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 19, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 7. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 4, каралтылар – 4. 3 кеше зыян күргән.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 3, мичне урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 3, ут белән саксыз эшләү – 1, ут төртү – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 10 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 2, юл-транспорт һәлакәтенә – 4, башкаларга – 4 тапкыр. Профилактика эшләренә – 4 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96