Бу мәртәбә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгендә экскурсиягә 7 нче гимназиянең һәм 151 нче Казан мәктәбенең бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары килделәр. Балалар ГТХМ хезмәткәрләренә кунакка беренче тапкыр килделәр, шуңа күрә экскурсия вакытында бернәрсәне дә җибәрмәс һәм иң кызык мизгелләрне истә калдырыр өчен телефоннар белән коралландылар. Алар 7 нче отрядның ПСЧ-3 тә, Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгендә булдылар һәм Казан эзләү-коткару отрядының иң яхшы кинологы Екатерина Маклакова белән очраштылар.