ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча килешү бүлекчәләре идарәсенең Түбән Кама филиалы федераль янгынга каршы хезмәт отрядының 30 нчы янгын-коткару бүлегенең уку полигонында «ТГК-16» - «Түбән Кама ТЭЦ (ПТК-1)» ирекле янгын сүндерү оешмалары ярышлары узды. 3 хатын-кыз коллективы булган 11 команда, вакытны исәпкә алып, 4 этаптан торган эстафета үтте.

16-нчы август вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 15 янгынны сүндергән.

ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү һәм авария-коткару эшләренә чыгу – 2 тапкыр.


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән автоном янгын хәбәрләрен урнаштыру буенча хәйрия акциясе быел да дәвам итә. ЗМР Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев күрсәтмәсе буенча 280 янгын сүндерү датчигы сатып алу өчен 75 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

15-нче август вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 15 янгынны сүндергән.

ИЯХ бүлекләре эше 4 тапкыр җәлеп ителде.

Вакцинация темплары арта бара. Хәзер медхезмәткәрләр сырхауханәләрдә, сәүдә үзәкләрендә һәм мобиль пунктларда гына түгел, алдан килешү буенча оешма-предприятиеләргә дә чыгалар. ГТХМ хезмәткәрләре-искәрмә түгел. Шушы көннәрдә табиблар 8 янгын сүндерү һәм коткару отрядына прививканы эш урынында ук ясарга килделәр.


13
август, 2021 ел
җомга

Түбән Новгородта Россия ГТХМ Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика кроссы буенча ярышлар узды. Җиңү өчен Идел буе федераль округы субъектлары буенча Россия ГТХМ 14 Баш идарәләреннән командалар көч сынашты. 
86 кеше, шул исәптән 14 гүзәл зат үз осталыкларын күрсәтте. 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең аэромобиль төркеме бүген Казаннан чыгып, Мордовия Республикасына Мордовия дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә ут белән көрәшүче Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы группировкасын көчәйтү өчен китте. Татарстаннан «янгын десанты» составында - 45 кеше һәм 8 берәмлек техника.

12-нче август вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 65 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 15 янгынны сүндергән.

ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү һәм авария-коткару эшләренә чыгу – 3 тапкыр.


12
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Кадрлар бүлеге белгечләренең хәзерге буын вәкилләре, шулай ук отрядның ветераннар Советы Рәисе Владимир Матвеев Любовь Тараторинаны 70 яшьлек юбилее белән котларга килделәр.

11-нче август вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 17 янгынны сүндергән.

ИЯХ бүлекләре эше 4 тапкыр җәлеп ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International