ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

11 августта су коенган вакытта малай су астына китә һәм күздән югала. Кызганычка каршы, аның дуслары беркемгә дә әйтми.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, балалар Буа районының Әлши авылы...


11
август, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген "Татфлот" суднолар йөрү компаниясе" АҖ территориясендә зур янгын-тактик өйрәнүләр вакытында Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының 12 берәмлек техника һәм шәхси составының 43 кеше җәлеп ителде. Шартлы янгын бу юлы суднода түгел, ә ярда – административ-көнкүреш бинасында таратылды.

10-нчы август вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 9 янгынны сүндергән.

ИЯХ бүлекләре эше 5 тапкыр җәлеп ителде.


10
август, 2021 ел
сишәмбе

Лаеш муниципаль районының "Нармонка" балалар сәламәтләндерү лагерендә Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Казан отрядының Нармонка авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре янгын чыккан очракта бинадан балаларны һәм персоналны эвакуацияләүне үткәрделәр.

9-нчы август вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 21 янгынны сүндергән.

ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү һәм авария-коткару эшләренә чыгу – 2 тапкыр.


9
август, 2021 ел
дүшәмбе

Чираттагы тапкыр «Кама Артек» балалар сәламәтләндерү лагерында ял итүче балаларга кунакка Түбән Камадан ЯКБ-62 янгын сүндерүчеләре килде.

8-нче август вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 66 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгынчылары 19 янгынны сүндергән.

ИЯХ бүлекләре эше 5 тапкыр җәлеп ителде.


6
август, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Чистай бүлекчәсе инспекторлары  «Чистай хәбәрләре» газетасы редакциясе хезмәткәрләре белән берлектә "Суда имин ялым" темасына масштаблы гаилә фотоконкурсы    оештырдылар. Конкурста 34 гаилә катнашты.

Олы Җәке һәм Олы Шырдан авыл җирлекләре башлыкларына ике янгын сүндерү автоцистернасының ачкычларын  ДБУ "Яшел Үзән тәҗрибә урман хуҗалыгы" директоры Рөстәм Шахмухаммәтов һәм Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны башлыгы Зөфәр Хәлиуллин тапшырдылар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. Алардан: чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә-3 тапкыр, ялган чакырулар буенча - 24 тапкыр, ризыкның көю аркасында - 2 янгын, кыска ялганыштан-2 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек -5 тапкыр.

Республика янгын сүндерүчеләре 23 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 12 янгын, кулланышта булмаган каралты - 1 янгын,  башка объектларда - 10 янгын. Ике кеше зыян күргән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International