The team of the Tatarstan central committee of the EMERCOM of Russia became the winner of the track and field cross-country competition

2021 елның 13 августы, җомга

Түбән Новгородта Россия ГТХМ Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика кроссы буенча ярышлар узды. Җиңү өчен Идел буе федераль округы субъектлары буенча Россия ГТХМ 14 Баш идарәләреннән командалар көч сынашты. 
86 кеше, шул исәптән 14 гүзәл зат үз осталыкларын күрсәтте. 
Ярышлар программасы 6 йөгерүне күздә тоткан иде: хатын-кызлар, иң көчле ир-атлар, 29 яшькә кадәрге ир-атлар, 39 яшькә кадәрге ир-атлар, 49 яшькә кадәрге ир-атлар, шулай ук 50 яшь һәм аннан да өлкәнрәк ир-атлар. 
Киеренке һәм компромисссыз көрәш нәтиҗәләре буенча мактаулы беренче урынны Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе командасы алды, икенче урынны – Түбән Новгород өлкәсе буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе командасы, ә лидерлар өчлеген Пермь крае буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе командасы йомгаклады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы субъектлары арасында округ җыелма командасы формалаштырылды, ул Россия ГТХМ Спартакиадасының финал этабында медальләр өчен көрәш алып барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International