Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хезмәткәрләре актив рәвештә COVIDтан вакцинацияләнә

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Вакцинация темплары арта бара. Хәзер медхезмәткәрләр сырхауханәләрдә, сәүдә үзәкләрендә һәм мобиль пунктларда гына түгел, алдан килешү буенча оешма-предприятиеләргә дә чыгалар. ГТХМ хезмәткәрләре-искәрмә түгел. Шушы көннәрдә табиблар 8 янгын сүндерү һәм коткару отрядына прививканы эш урынында ук ясарга килделәр.
Прививканы ясарга килгән кешеләрнең мотивлары төрле. Кемнеңдер авырып кына калмыйча, якыннары, танышлары яки дуслары вафат була. Әмма бу афәттән узган кешеләр дә вакцинацияне, чыннан да, кирәкле, дип саный. Хәзерге вакытта Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонында 459 кеше вакцинацияләнде, бу бүлекчәләрнең гомуми саныннан 66% тәшкил итә. Өч атнадан соң медиклар кабат 53 янгын сүндерү-коткару бүлегенә киләчәкләр, шулай ук үзләрен һәм якыннарын коронавирус инфекциясеннән сакларга теләүчеләрне вакциналаштыру өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International