Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән автоном янгын хәбәрләрен урнаштыру буенча хәйрия акциясе быел да дәвам итә. ЗМР Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев күрсәтмәсе буенча 280 янгын сүндерү датчигы сатып алу өчен 75 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Белгечләр фикеренчә, автоном янгын хәбәрләрен урнаштыру янгынны вакытында ачыклау һәм аның нәтиҗәләрен минимальләштерү өчен иң нәтиҗәле ысулларның берсе булып тора. Бу приборларны куллануның уңай тәҗрибәсе республикада да, Яшел Үзәндә дә бар.
Резедә Йосыпова