Декабрьнең 17 нән 19 на кадәрь Россия ГТХМ яшүсмерләре Санкт-Петербургта Россия ГТХМ СПб УГПС спорт-савыктыргыч комплексының узышу сукмакларында иң көчлеләр исеменә ярышты.
Ярышларда бөтен Россия регионнарыннан һәм шулай ук Беларусь Җөмһүриятеннән 12 төркем катнашты. Яшүсмерләр өч категориядә катнашты: кечеләр, уртача һәм өлкәннәр.
Ярышлар нәтиҗәсе буларак, урыннар түбәндәгечә урнашты:
Гомуми нәтиҗә – 100 метрлы ара:
1 урын – Беларусь Җөмһүрияте төркеме
2 урын – Татарстан Республикасы төркеме
3 урын – Санкт-Петербург төркеме
Гомуми нәтиҗә – штурм баскычы:
1 урын – Санкт-Петербург төркеме
2 урын – Татарстан Республикасы төркеме
3 урын – Беларусь Җөмһүрияте төркеме
Бөтен нәтиҗәләр буенча Беларусь Җөмһүрияте төркеме беренче урынны алды, көмеш Татарстан Республикасы яшүсмерләренә туры килде һәм өченче нәтиҗәне ярышларның хуҗалары күрсәтте. Призлы урыннарны алган спортчыларга медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.