Казан эзләү-коткару отряды коткаручылары, Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы 2 нче Зональ эзләү-коткару отряды һәм Казан Башкарма комитеты Гражданнарны саклау идарәсе берләшкән көчләре белән бүген Казанда “Техгазсервис” оешмасы территориясендә кислород баллоны шартлаган аркасында 5х20 метрлык зурлыкта булган җимерелгән кирпеч бина урынында икенче зарар күргәнне эзләп өемне тәртипкә китерү дәвам итә.
Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы эзләү-коткару хезмәте башлыгы Илһам Насыйбуллин эзләү эшләрен җитәкли. Вакыйга урынында шулай ук Тикшерү комитеты, полиция, ФСБ вәкилләре, медиклар эшләде. Бетерү өчен барлыгы 82 кеше һәм 22 берәмлек техника, шуларның санында ГТХМ ның 59 кешесе һәм 15 берәмлек техникасы тартылды.