Обнорский урамында дивар өлешчә җимерелде

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе

Бүген Казанда Обнорский ур., 69 “Техгазсервис” территориясендә кислород баллоны шартлады һәм бер катлы бинаның дивары җимерелде.

Вакыйга турында хәбәр Татарстан Республикасы ЦУКС ГУ МЧС РФ дежур сменасына сәгать 9:20 (мск) килде. Бу оешма газ баллоннарын тутыруы белән шөгыльләнә иде. Һәлакәт нәтиҗәсе буларак, өем астыннан бер кешене чыгардылар. Өем астында тагын бер кеше булганы чамалап билгеләнә.

Урында Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең оператив төркеме эшли. Һәлакәтне бетерүгә  РСЧС тан барлыгы 58 кеше, 18 берәмлек техника, моның санында ГТХМ нан 35 кеше һәм 11 берәмлек техника тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International