Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 62 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 24, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 4, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 16, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 4, каралтылар – 1, төрле милек формалары – 1, бакча йортлары – 1. 1 кеше зыян күргән.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны дөрес урнаштырмау – 1, ут белән саксыз эш итү – 1, эретеп ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын – 1, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 2, ут төртү – 1, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 9 тапкыр чыкканнар. Шул эзләү-коткару эшләренә – 4, ДТП га – 1, башкаларга – 4.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
Русия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең “ышаныч телефоны” 8-831-469-1778
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96