Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы чираттагы Иҗтимагый совет утырышын хәзерләү чикләрендә һәм янгын сүндерү һәм коткару гарнизоннары карамагындагы Совет бүлекчәләренең эшен координацияләү максаты белән 22 нче сентябрьдә күчмә киңәшмә үтте. Анда Совет рәисе урынбасары, “Татарстан Республикасы Казан шәһәре суларында коткару җәмгыяте” җирле иҗтимагый оешмасы советының рәисе Александр Юрьевич Коробицын һәм янгын сүндерү хезмәте ветераны – Татарстан Республикасы ЭЭМ дәүләт янгынга каршы хезмәт идарәсенең элекке башлыгы Исхак Абдулбариевич Низамутдинов катнашканнар.