ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Россия ГТХМ янгын-коткару спорты буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогына XXI Бөтенроссия ярышлары Татарстан Республикасы җыелма командасының җиңүе белән тәмамланды. Татарстаннан Россия җыелма командасы составында Дөнья чемпионы Арина Хворысткина искиткеч нәтиҗәгә иреште. Безнең нәфис чемпионканың активында - ике алтын һәм бер көмеш медаль. Аның уңышы-өч көнлек ярышлар йомгаклары буенча гомумкоманда җиңүендә иң мөһиме.


3
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Бүген Казанда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын-коткару спорты буенча «Татарстан Республикасы Премьер-министры Кубогы» бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы булды, ул 2026 елның 5 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Бу стартлар 2004 елдан бирле үткәрелә һәм күптән инде күркәм традициягә һәм төбәкнең иҗтимагый тормышының мөһим өлешенә әверелде.


2
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

Киңәшмә кысаларында оператив-хезмәт, профилактика эшчәнлегенә, шулай ук матди-техник тәэмин итү һәм кадрлар сәясәте өлкәсендәге эшкә төрле яклап анализ ясалды. Аның нәтиҗәләре буенча бу мөһим өлкәләрнең һәркайсында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән отрядлар билгеләнде.


30
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Матч Казанның "Баскет-холлында" узды. Казанга Халыкара турнирга Адриатика Лигасы һәм Чемпионнар лигасы катнашучысы – Босния һәм Герцеговинадан «Игокеа» клубы килде. Ә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Федераль янгынга каршы хезмәтенең 7 нче янгын-коткару отряды хезмәткәрләре интерактив күргәзмә әзерләде: аренага кергәндә җанатарларны 5 янгын сүндерү машинасы каршы алды, ә эчтә чын янгын-коткару квадроциклы һәм мотоцикллар. 


29
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Штурм баскычыннан күтәрелү, ике төр ярыш һәм йөз метрлы полосаны киртәләр аша узу кебек дисциплиналар нәтиҗәләре буенча иң көчле командалар билгеләнде. Ярышларда Россия ГТХМ өч югары уку йортыннан һәм Россия Федерациясенең 11 төбәгеннән җыелма командалардан 174 спортчы катнашты.


28
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренә яңа янгын сүндерү һәм коткару техникасы ачкычларын тапшырды. Тантана Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының 2025 елдагы территориаль ярдәмче системасы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2026 елга бурычлар кысаларында узды.


27
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

Янгын спортына быел 89 ел тула. Профессионаллар өчен гамәли дисциплинадан ул динамикалы бөтенроссия һәм халыкара спорт төренә әверелде. Бу уникаль юнәлеш, ул чемпионнарны тәрбияләп кенә калмый, ә балаларда сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыра, команда рухын үстерә һәм булачак һөнәр сайлауда ярдәм итә.


26
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

Түбән Камага эш сәфәре барышында гадәттән тыш хәлләр ведомствосы министры урынбасары янгынга каршы федераль хезмәт отряды бүлекчәләрендә – «килешү бүлекчәләре идарәсе»нең Түбән Кама филиалында булды. 1969 елда Түбән Кама сәнәгать зонасында төзелгән отрядның төп бурычларыннан берсе Татарстан Республикасы нефть химиясе комплексы предприятиеләренең янгыннан ышанычлы сакланышын тәэмин итүдән гыйбарәт.


23
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Хисап чорында 44107 чакыру кабул ителде һәм эшкәртелде, 34117 һәлакәт карточкасы төзелде.
Бүгенге көндә республиканың ашыгыч оператив хезмәтләренә мөрәҗәгатьләрнең 57% ка якыны керә.


22
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Россия ГХМ башлыгы Александр Куренков кушуы буенча Татарстан Республикасы башкаласында министр урынбасары Роман Курынин республика рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашу барышында төбәктә куркынычсызлыкны тәэмин итүнең төп аспектлары һәм «Комплекслы куркынычсызлык - 2026» Халыкара куркынычсызлык чаралары салонын уздыруга әзерлек белән бәйле мәсьәләләр каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International