Россия ГТХМ 35 еллыгына һәм ТР ГТХМ 30 еллыгына багышланган халыкара матч узды

2026 елның 30 гыйнвары, җомга

Матч Казанның "Баскет-холлында" узды. Казанга Халыкара турнирга Адриатика Лигасы һәм Чемпионнар лигасы катнашучысы – Босния һәм Герцеговинадан «Игокеа» клубы килде. Ә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Федераль янгынга каршы хезмәтенең 7 нче янгын-коткару отряды хезмәткәрләре интерактив күргәзмә әзерләде: аренага кергәндә җанатарларны 5 янгын сүндерү машинасы каршы алды, ә эчтә чын янгын-коткару квадроциклы һәм мотоцикллар. 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хезмәткәрләренең актив катнашуы бәйрәмгә аерым атмосфера бирде — янгын сүндерүчеләр матчка җанатарлар сыйфатында килделәр, хезмәттәшләре һәм фикердәшләре арасында үз командаларына ярдәм иттеләр.
Видеотаблода янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар эше турында ролик күрсәтелде.

Бу матч җанатарларга якты хис-кичерешләр һәм онытылмас мизгелләр бүләк итеп, киеренке көрәштә узды. Әмма иң мөһиме-таблодагы нәтиҗә түгел,ә бердәмлек, патриотизм һәм көн саен куркынычсызлык сагында торучыларга хөрмәт рухы. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 35 еллыгы һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 30 еллыгы-бу дата гына түгел. Бу янгын сүндерүчеләрнең һәм коткаручыларның батырлык, каһарманлык һәм фидакарьлек тарихы. Һәм бүген баскетбол бу зур һәм мөһим миссиянең бер өлеше булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International