2025 елга йомгак ясау буенча киңәшмәдә агымдагы елга бурычлар куелды һәм ТР Янгынга каршы хезмәтенең иң яхшы отрядлары аталды

2026 елның 2 феврале, дүшәмбе

Киңәшмә кысаларында оператив-хезмәт, профилактика эшчәнлегенә, шулай ук матди-техник тәэмин итү һәм кадрлар сәясәте өлкәсендәге эшкә төрле яклап анализ ясалды. Аның нәтиҗәләре буенча бу мөһим өлкәләрнең һәркайсында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән отрядлар билгеләнде.

Бүлекчәләр эшчәнлегенә комплекслы бәя бирүгә аерым игътибар бирелде. Әйтик, 2025 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы отрядлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленгән:
Беренче урынны Апас янгынга каршы отряды алды.
Икенче урын Саба янгынга каршы хезмәт отрядына бирелде.
Өченче урынны Чистай янгынга каршы хезмәт отряды алды.

Чара ахырында ассызыкланганча, иң яхшы отрядларның эшенә югары бәя бирү-лаеклы танылу гына түгел, ә бөтен коллектив өчен ориентир да. Шулай итеп, ирешелгән уңышлар һәм төгәл куелган бурычлар хезмәтнең киләчәк үсешенә ныклы нигез сала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International