Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренә яңа янгын сүндерү һәм коткару техникасы ачкычларын тапшырды. Тантана Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының 2025 елдагы территориаль ярдәмче системасы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2026 елга бурычлар кысаларында узды.
Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар бу көнне 24 берәмлек яңа техника алдылар. Республика бюджеты хисабына 4 җиңел автомобиль, йөк машинасы, йөк-пассажир ГАЗеле, «Лада Веста»с атып алынган. Федераль бюджет хисабына КамАЗ йөк машинасы, 2 «Лада Нива Тревел», «Лада Веста», штаб автомобиле, насос-җиңсәле автомобиль, янгын сүндерү автоцистерналары, катерлар, 2 пилотсыз авиация системасы керде.
Актлар залы фойесында мөхтәрәм кунаклар Татарстанны янгыннардан һәм гадәттән тыш хәлләрдән профессиональ саклауның 200 еллыгына багышланган күргәзмә экспозициясе белән таныштылар.
Аннары киңәшмәләр залында чара узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук территориаль бүлекчәләр хезмәткәрләре катнашты.
Җыелучылар алдында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы эчке хезмәт полковнигы Ирек Кадамов «Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының 2025 елдагы территориаль ярдәмче системасы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2026 елга бурычлар турында» доклад белән чыгыш ясады.
Ахырда ул янгын сүндерүчеләргә һәм коткаручыларга батырлыклары, профессиональлекләре, тәүлек буе ярдәмгә килергә әзер булулары һәм татарстанлыларның иминлеген тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Аннары Алексей Песошин һәм Ирек Кадамов алдынгы хезмәткәрләргә республика һәм ведомство бүләкләрен тапшырдылар.