ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2013 ел
җомга

Пиротехниканы иң яхшысы рус телендә күрсәтмәләре булган, товар сертификаты һәм лицензиясе булган сатучылардан гына алырга.

Балыкка баруы якты вакытта яхшырак. Гел килгән маршрут буенча кайтыгыз. Берүзегез йорергә тырышмагыз, 2-5 кеше булуы яхшы. Бозда  бер берегездән 3-4м ара калдырып барыгыз.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. 3 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 1 кеше коткарылган, 2 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 9 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 5 тапкыр,   башка чакырулар буенча 8 тапкыр.


12
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

    Бүген Хөкүмәт Йортында үткән киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары Юрий Камалтынов шундый указ белән чыгыш ясады. Ике мөһим сорауга махсус игътибар бирелде: Раштуа һәм Яңа ел бәйрәмнәре вакытында куркынычсызлык чаралары тәэмин итү һәм кышкы каникуллар вакытында балаларның юлда куркынычсызлын саклау.

2013 елның 13 декабрендә 12.00 – 20.00 сәгатьтә Россия Федерациясе Конституция Көнендә РФ Президенты боеруы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарәсе органнарында бөтенроссия гражданнар кабул итү көне оештырыла. 

Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе халыкка мөрәҗәгать итә! Балалар шаяруыннан янгын чыгу очракларын булдырмау өчен, аларны күз алдында тотыгыз.

Халык өчен белешмә:

-           Озын бау яки таяк табыгыз. Шарфлар, каеш яки кием куллануы мөмкин.

-           Боз ярылган урынга үрмәләп, батучыга коткару предметын ыргытыгыз, ашыкмыйча боз өстенә тартып чыгарыгыз.

-           Килгән якка таба урмәләп чыгыгыз.

-           Зарар күргән кешене җылы урынга китерегез. Беренче ярдәм чакырыгыз (112 – кәрәзле телефоннан). Медиклар килгәнче анардан киемен салдырыгыз, тәнен кызарганчы спирт белән ышкыгыз, кайнар чәй бирегез. Алкоголь эчемлекләр бирүе тыела!


11
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

    Азнакай шәһәре ТР ВДПО отряды инструкторы “Айсылу” МБДОУ №3 балалары өчен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә кагылган уен формасында чара үткәрде.  “Спасик һәм аның дуслары” мультфильмы балаларны аеруча куандырды. Соңыннан яңа белемнәр нигезендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре темасына профилактик әңгәмә узды.

10 декабрьдә Баулы районы Татар Тумбрала авылында мич белән эшләү куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү сәбәбеннән мунчага ут каба. Беренче булып “Березовский” ДПО волентерлары килеп җитте. 8 минут эчендә янгын сүндерелде.

Татарстан Республикасы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы барлык кызыксынган гражданнарга бердәм ТР гадәттән тыш хәлләр һәм Баш идарә Министрлыгы һәм Росся МЧС ТР Баш идарәсе “ышаныч телефоны” номерын искә төшерә: (843) 292-64-09 (тәүлек буе эшли).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International