Иң беренче алар – ирекле отрядлар

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе

    10 декабрьдә Баулы районы Татар Тумбрала авылында мич белән эшләү куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү сәбәбеннән мунчага ут каба. Беренче булып “Березовский” ДПО волентерлары килеп җитте. 8 минут эчендә янгын сүндерелде.

    Шул ук көнне Мөслим районы Михайловка авылында проводкада кыска ялганыш чыгу нәтиҗәсендә шәхси мунча яна башлый. “Михайловка” ДПО хезмәткәрләре ут күрше йортларга күчүен туктатып тиз вакытта янгынны сүндерәләр.

    Б\о Дубрава “Кордон” дача кооперативында өченче мунчага ут каба. Иң беренче утның күрше йортларга сикерүе куркынычы ликвидацияләнде. Эчтә кеше булмавы билгеле булгач, янгын чыганагына су җибәрергә приказ була. Коткарылган милек 500 мең сум тәшкил иттә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International