“Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре” республика конкурсы Татарстан Республикасында беренче тапкыр узачак. Конкурс ике тур аша уза. Беренче, сайлап алу туры Татарстан Республикасы ГТХМ да августның башында тәмамланды. Министрлыкта оештырылган специаль конкурс комиссиясе 2014 елның 14 августтан 12 октябрьгә кадәр уза торган төп турда вәкил итергә лаек булган иң тәҗрибәле дәүләт хезмәткәрләрен билгеләде.
Конкурс алты атау буенча уза. Татарстан Республикасы ГТХМ дәүләт хезмәткәрләре өч атауда катнаша. Җиңүчеләргә “Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре” дипломы һәм 50 мең сумлык приз бүләк ителәчәк.