Татарстан янгын сүндерүчеләре Кырым Республикасы Бакчасарай районындагы Казакевич ис. балалар савыктыргыч лагерында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хезмәт итү вакытында кипкән чирәм һәм төзелеш чуп-чар сүндерүгә 28 тапкыр чыкты. Бүген һәм иртәгә Кырым Республикасыннан ТР буенча ФПС ике хезмәткәре өйгә кайтачак, ә 30 августта калган янгын сүндерүчеләр Бакчасарай районыннан янгын машинасында китәчәк.
Кырым Республикасы Бакчасарай районы аерым пост башлыгы, эчке эшләр подполковнигы, Назыйл Исхаков әйткәнчә, 10 июньнән башланган хезмәт итү вакытында балалар һәм шәхси состав белән бернинди һәлакәт тә булмады.