Бүген 13 сәгать 37 минутта (мск) 112 бердәм чакыру номерына Менделеевск районында Кама елгасы уртасында ике балыкчының кулдан ясалган моторлы агач көймәләре әйләнгәне һәм аларның батуы турында хәбәр килде. 13 сәгать 59 минутта Яр Чаллы ш. ГИМС хезмәткәрләре, дәүләт инспекторы Р. Р. Амзалов һәм ГИМС патруль катер капитаны В. В. Крючков балыкчыларны коткарды – аларны катерга менгезделәр һәм исән-сау килеш яр буена китерделәр. Ә менә балыкчылырның кулдан ясалган кече көймә бөтен әйберләре белән батты.
Шулай ук ТР буенча №86 ФПС янгын бүлегенең башлыгы җитәкчелегендә оператив төркем вакыйга урынына чыкты. Коткару операциясенә ГТХМ нан барлыгы шәхси составның 4 кешесе һәм 2 берәмлек техникасы тартылды.