ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

Хәбәр сәгать 11:28 (мск) килде. 8 минуттан соң ТР буенча ОФПС-7 ПЧ-7 беренче янгын расчетлары янгын белән көрәшергә тотынды. Янгын сүндерүчеләрнең җитез эшенә күрә янгын 22 минут эчендә юкка чыгарылды.

Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2014 елның 25 ноябренә хакыйкый мәгълүматлар

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  4 янгын. 2 кеше коткарылган.

Сәбәпләре:  4 очракның сәбәпләре ачыклана, төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда  кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 янгын, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр, терекөмешне җыю һәм бинаны демеркуризация ясау буенча – 1 тапкыр, янгынга – 1 янгын.


24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Икенче янгынга каршы хезмәт отрядының данлы тарихы быел 60 еллык чикне атлады. Күбесе өчен “01 әзерлек хезмәте” гомер омтылышы гына түгел, ә гаилә эше дә булган. Мукминовлар нәселе – ачык мисал. Алар “беренче тәртип номерының осталары” сафында нәкъ ярты гасыр. Аларның гомуми хезмәт стажы бөтенләй 108 ел тәшкил итә! 

21 ноябрьдә Байлар Сабасы авылының район мәдәният йортында Бөйек Ватан сугышта Җиңүнең 70 елына багышланган концерт булды. Анда оста артистлар түгел, ә Саба янгын саклау гарнизоны составына керә торган бүлекләрнең һәм хезмәтләрнең хезмәткәрләре катнашты. Җиңү юбилеена мондый концертларны Саба районында бөтен учреждениеләр һәм оешмалар әзерли. Бу боерыкны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов бирде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  1 янгын.

Сәбәпләре:  ут төртүдән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлнының төзек булмау аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 янгын, су объектларында кеше куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясенең дежурда тору  - 1 тапкыр, балыкчылар белән профилактик әңгәмә уздыру – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр, балыкчыларны коткару буенча – 3 тапкыр, аерым постта дежур тору – 1 тапкыр.

 


23
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе

Сәгать 14:55 (мск) Лаеш т. п. аерылып киткән боз кисәгеннән 47 балыкчының бөтенесе дә яр буена күчереп куелган. Сәгать 15:10 (мск) Атабай торак пунктында да коткару эшләре тәмамланды, димәк 79 балыкчының бөтенесе дә исән-сау яр буена китереп куелган. Беркем дә зарар күрмәгән.

Хәбәр сәгать 13:40 (мск) ЦУКС дежур сменасына ЭЭМ хезмәткәрләреннән килде. Сәгать 15:10 (мск) 40 балакчының инде 8 кешесе яр буена күчереп куелган. Коткару операциясендә Россия ГТХМ МИ-8 вертолеты, Лаеш янгын саклау гарнизоны оператив төркеме, ТР буенча РФ ГТХМ БИ, ТР буенча ФПС ПЧ-118 янгын сүндерүчеләре һәм “Хивус” һавалы терәк көймә белән коткаручылар катнаша.

Сәгать 15:00 мск Лаеш районы Атабай т. п. янында аерылган боз кисәгеннән яр буена инде 52 балыкчыны коткардылар. Боз кисәгендә әлегә 10 кеше калып тора. Коткаручылар балыкчыларны “Хивус” дигән һавалы терәк көймәдә яр буена китереп куя.

Лаеш районында коткару операциясе дәвам итә. Сәгать 12:50 Хивус-6 ярдәме белән яр буена 25 балыкчы күчерелгән. Лаеш МР Атабай т. п. районында Кама елгасында балыкчылар белән бергә боз кисәге аерылганы турында хәбәр килде. Алдан килгән мәгълүмат буенча аерылган боз кисәгендә 50 дән 80 гә кадәрь кеше булырга мөмкин. Вакыйга урынына беренче булып Ташкирмән т. п. урнашкан Хивус-6 (һавалы терәк көймәсе) һәм Казан шәһәренең Хивус-10 килеп җитте. МИ-8 МТВ Россия ГТХМ борты әзерләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International