Атабай т. п. янында балыкчыларны коткару дәвам итә

2014 елның 23 ноябре, якшәмбе

Сәгать 15:00 мск Лаеш районы Атабай т. п. янында аерылган боз кисәгеннән яр буена инде 52 балыкчыны коткардылар. Боз кисәгендә әлегә 10 кеше калып тора. Коткаручылар балыкчыларны “Хивус” дигән һавалы терәк көймәдә яр буена китереп куя.

Сәгать 13:23 мск вакыйга урынына Лаеш районына Казан эзләү-коткару отрядының 4 коткаручысы белән Россия ГТХМ МИ-8 вертолеты очып чыкты. Күчмә идарә пункты белән шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең оператив төркеме чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International