Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 2 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: 4 очракның сәбәпләре ачыклана, төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 янгын, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр, терекөмешне җыю һәм бинаны демеркуризация ясау буенча – 1 тапкыр, янгынга – 1 янгын.
24.11.2014 ел 01.31 Казан шәһәре, Карбышев урамы, 47 нче йорт, ИП Е.Р. Приткина
Киоскның керү ишеген ут камап ала. Мәйданы 0,5 кв.м. Янгынның сәбәбе – ут төртү.
24.11.2014 ел 02.23 Казан шәһәре, «Озеро Лебяжье» торак массивы, ИП И.С. Насибов.
Бер катлы кафеда ут чыга. Мәйданы 242 кв.м. Янгынның сәбәбе ачыклана.
24.11.2014 ел 18.27 Казан шәһәре, Родина урамы 20 нче дом, ЗАО «Карбогласс».
Ангар тибындагы складта поликарбонат битләре һәм стеллаж янды. Мәйданы 50 кв.м. Янгынның сәбәбе ачыклана.
25.11.2014 ел 02.00 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 28/08 йорт.
Бер катлы кулланышта булмаган бинада ут чыга. Мәйданы 33 кв.м. Янгынның сәбәбе – ут төртү.
25.11.2014 ел 02.08 Лениногорск шәһәре, Зворыкина урамы, 13 нче йорт,
Биш катлы кирпеч торак йортның дүртенче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыга. Мәйданы 18 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр ике кешене коткара. Янгынның сәбәбе – ут төртү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.