21 ноябрьдә Байлар Сабасы авылының район мәдәният йортында Бөйек Ватан сугышта Җиңүнең 70 елына багышланган концерт булды. Анда оста артистлар түгел, ә Саба янгын саклау гарнизоны составына керә торган бүлекләрнең һәм хезмәтләрнең хезмәткәрләре катнашты. Җиңү юбилеена мондый концертларны Саба районында бөтен учреждениеләр һәм оешмалар әзерли. Бу боерыкны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов бирде.
Мәдәният йорты бинасы алдында янгын-коткару техникасының һәм җиһазларының масштаблы күргәзмәсе җәелдерелде. Вайкыйга урынын яктылык манаралары яктыртты. Гарнизон хезмәткәрләре заманалы коткару техника үрнәкләре белән бергә шулай ук XIX гасырның янгын җиһазларының музей үрнәкләрен дә күргәзмәгә куйды.