“Татарстанның РСЧС системасы – иң әйбәте Россия Федерациясе буенча”, - дип белдерде министр МЧС России Владимир Пучков.
Барлыгы авария-төзәтү һәм башка кичектергесез эшләргә Татарстан Республикасы РСЧС функциональ һәм территориаль система асларының көчләре һәм чаралары 775 кеше, 180 берәмлек техника күләмендә тартылган. Узган вакыт эчендә Казан шәһәренең урамнарын, электр тапшыру линияләрен, ишегалдыларын, паркларны һәм скверларны егылган агачлардан һәм чүп-чардан җыештыру буенча эшләр үткәрелгән. 100 куб. м чуп-чар чыгарылган.
Барлыгы Казан шәһәре буенча медицина йортларына 21 кеше, шул исәптән 2 бала мөрәҗәгать иткән. Медицина тикшерүеннән соң 15 кеше, шул исәптән 1 бала һастаханәгә яткырылган. Татарстанда 19 бинаның түбәсе ватылган. Казан шәһәрендә 930 агач, 230 автомобиль бозылган. 300 куб. м якын чүп-чарны алып чыгарырга кирәк.
Павлюхин урамы буенча 35 нче йортта авария-төзәтү эшләре дәвам итә. Табигать көче аркасында зыян күргән йортта торучыларның проблемаларын табып аларны тиз чишү юлларын билгеләп куер өчен Казан шәһәре Башкарма комитетының Гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов торучылар белән сөйләшергә килде. ГТХМ хезмәткәре һәр зыян күргән фатирны әйләнеп чыкты, аңлатма эшен үткәрде, түбәне һәм йорт функцияләрен төзәтү буенча эшләр ничек барачак икәнен кешеләргә сөйләде.
Бүген көндез Казан коткаручылары ярдәменә Россия ГТХМ Идел буе региональ эзләү-коткару отрядының коткаручылар төркеме килде. 49 кеше һәм 7 берәмлек техника. Барлыгы авария-төзәтү эшләрендә 988 кеше, 208 берәмлек техника, шул исәптән ГТХМ нан 213 кеше, 28 берәмлек техника тартылган.
Бүгенге көндә барлык ярдәм итү берләшмәләренә дә, һава торышының кискен үзгәреп китүе үз вакытында хәбәр ителде – дип хәбәр итте генерал - полковник Игорь Паньшин. 10 минут эчендә барлык экстренный службаларда кисәтелгән иде инде. Эшләр бер минуткада туктап тормаячак, барлык көчебезне куеп эшлиячәкбез. Бер төн өчендә шәһәр өченнән барлык чүп- чарларны чыгарып бетерергә дигән максат бездә – дип сүзен дәвам итте.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 79 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 6 янгын.
07.09.2015 елның 14:10 сәгатьтә ОДС ФКУ «ЦУКС ГУ МЧС России по Республике Татарстан» бүлегенә һава торышының Татарстан буенча кискен үзгәреп китуе, дигән хәбәр килә, эчтәлеге хатның шуннан гыйбәрәт: “1- 3 сәгать тирәләрендә 7 сентябрь көнне кичкә кадәр һәм 8 сентябрь көннәрендә көчле җил, янгыр , боз яуы ихтимал Татарстан буенча. Җилнең көчлелеге 22-27 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. ”
Хәзергә Татарстан Республикасында котырынган табигать көче аркасында зыян күргән объектларны төзәтү эшләре дәвам итә. Авария-коткару, авария-төзәтү һәм башка кичектергесез эшләргә 841 кеше, 194 берәмлек техника, шул исәптән ГТХМ нан 66 кеше, 14 берәмлек техника тартылган. Алдан мәгълүмат буенча барлык төзәтү эшләрен иртәгә 18 сәгатькә кадәрь тәмамларга планлаштырыла.
Хәзергә Татарстан Республикасында котырынган табигать көче аркасында зыян күргән объектларны төзәтү эшләре дәвам итә. Авария-коткару, авария-төзәтү һәм башка кичектергесез эшләргә 841 кеше, 194 берәмлек техника, шул исәптән ГТХМ нан 66 кеше, 14 берәмлек техника тартылган. Алдан мәгълүмат буенча барлык төзәтү эшләрен иртәгә 18 сәгатькә кадәрь тәмамларга планлаштырыла.