ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

07.09.2015 елның 15:50 сәгатьтә ашыгыч ярдәм номеры аркылы “Глонасс - 112” ОДС ФКУ «ЦУКС ГУ МЧС России по Республике Татарстан» хезмәткәрләренә хәбәр керә, анда – Казан шәһәренең, Павлюхина урамында урнашка 74 йортның түбәсен җил каерып аткан дигән хәбәр салына. Түбә калайлары йорт каршысында урнашкан остановкага төшә, тик шул вакытта яңгырдан ошыкланып торучы 9 кеше дә була анда. Зыян күрүчеләрне РКБ больницасына, һәм 15 нче номерлы шәһәр больницасына озаталар.

Хәзергә фаҗига нәтиҗәләрен бетерү буенча эшләр дәвам итә. Нәтиҗәләрне бетерер өчен тартылган көчләр һәм чаралар инде 648 кеше, 174 берәмлек техника тәшкил итә. Шул исәптән ГТХМ нан 83 кеше һәм 18 берәмлек техника.

07.09.2015 елның 14:10 сәгатьтә ОДС ФКУ «ЦУКС ГУ МЧС России по Республике Татарстан»  бүлегенә һава торышының Татарстан буенча кискен үзгәреп китуе,  дигән хәбәр килә, эчтәлеге хатның шуннан гыйбәрәт: “1- 3 сәгать тирәләрендә 7 сентябрь көнне кичкә кадәр һәм 8 сентябрь көннәрендә көчле җил, янгыр , боз яуы ихтимал Татарстан буенча. Җилнең көчлелеге 22-27 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.

13:20 сәгатьтә ЦУКС ГУ МЧС РТ га хәбәр килде, вертолет «Робинсон» хәрәкәтен туктатып, җиргә төшкән. Хәбәрне ишетүгә үк МЧС хезмәткәрләре юл тота.

Коткаручылар килеп җиткәчтен билгеле була: вертолетта 2 кеше – йөртүче һәм врач. Көчле җиргә төшү аркасында, вертолет чак – кына зыян күрә. 

Свияжск утравында  ике күрше республиканы дуслар күрешүе берләштерде. Кунакларыбызны кояшлы көн көтте Татарстанда. Тик кунакларыбыз буш кул белән килмәделәр, үзләренең сый- хөрмәтләре белән сыйладылар. Кунакларыбыз үзләренең Татарстаныбыз белән горурлануларын, сыклануларын җиткерделәр, аларның беренче генә килуләре булды Туган Ягыбызга. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  56 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.   


5
сентябрь, 2015 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  56 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше зарар күргән.    


4
сентябрь, 2015 ел
җомга

Бүген 31 нче номерлы мәктәп укучыларын бүләк көтте.  МЧС хезмәткәрләре “Айлык балалар иминлеге” акциясе белән бәйләп балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен күрсәтеп үттеләр.

Бәйрәмне иҗ беренче булып Өлкән инструктор ТРО ОО «Всероссийское добровольное общество» Светлана Лебедева ачып җибәрде. Балалар өчен төрле, сынаулар, уеннар, ярышлар әзерләнгән иде. 

Куркыныч янаган вакытта, балаларны һәм укытучыларны куркып калмыйча үз- үзләрен дөрес саклау дәресләренә өйрәттеләр. 

Кырым белән Россия кушылганнан соң, икенче отряд янгын сүндерүчеләр җитәкчесенә, хат килеп төшә үзләрендә эшләгән хезмәттәшләреннән, Михаил Семенович Трошиннан. Ул Әлмәттә  1962 елдан алып 1975 елларда эшләгән. Ветеран, янгын сүндерү вакыттында булган хәлләрне искә төшереп үтте, бигрәктә 50 ел элек булган, кукыныч янгынны. Күп кенә медальләр иясе ул бүгенге көндә, лаеклы исемгә тиң кеше. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International