Павлюхин урамы буенча 35 нче йортта авария-төзәтү эшләре дәвам итә. Табигать көче аркасында зыян күргән йортта торучыларның проблемаларын табып аларны тиз чишү юлларын билгеләп куер өчен Казан шәһәре Башкарма комитетының Гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов торучылар белән сөйләшергә килде. ГТХМ хезмәткәре һәр зыян күргән фатирны әйләнеп чыкты, аңлатма эшен үткәрде, түбәне һәм йорт функцияләрен төзәтү буенча эшләр ничек барачак икәнен кешеләргә сөйләде.