Барлыгы авария-төзәтү һәм башка кичектергесез эшләргә Татарстан Республикасы РСЧС функциональ һәм территориаль система асларының көчләре һәм чаралары 775 кеше, 180 берәмлек техника күләмендә тартылган. Узган вакыт эчендә Казан шәһәренең урамнарын, электр тапшыру линияләрен, ишегалдыларын, паркларны һәм скверларны егылган агачлардан һәм чүп-чардан җыештыру буенча эшләр үткәрелгән. 100 куб. м чуп-чар чыгарылган.