“Татарстанның РСЧС системасы – иң әйбәте Россия Федерациясе буенча”, - дип белдерде министр МЧС России Владимир Пучков.
Глава МЧС России Владимир Пучков Казанга 8 сентябрь көнне эш сәбәпләре белән килде. Искә тәереп үтик 7 сентябрь көнне шәһәребездә көчле җилле ураган булып узды. Кунагыбыз килүгә үк, зыян күргән адресларга юл тотты – Павлюхина урамында урнашкан 35 – нче номерлы йорт.
Ураган булу сәбәпле барлыгы хастәханәгә 21 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның икесе бала. 19 йортның түбәсе һәм 230 автомобиль зыян күрде. Күп кенә урамнарда агачлар әүгән иде.
Хәзерге вакытта зыян күргән җирләрдә 1000 гә якын кеше, 200 дистәгә якын техника эшли.
Җыелыш ахырында Владимир Пучков һәм Рустам Минниханов барлык службаларга рәхмәтләрен белдерделәр.