Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2016 елның 11 марты, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше һәлак булган.  

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, транспорт чараның электр җиһазы төзек булмау аркасында  – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.

 Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар.  Ишек ачу буенча – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.  

10.03.2016 ел 18.35 Әлмәт МР, Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселок,      Шагена Донгаряна урамы, 28 нче йорт.

Бер катлы торак йортта ут чыга. Мәйданы 56 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1984 елгы ир-ат һәлак була. Фаҗиганең сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International