Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 32  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 2 кеше һәлак булган.  

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында  - 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.

 Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар.  Ишек ачу буенча – 4 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.  

13.03.2016 ел 02.43 Биектау МР, Бакчачылар бистәсе, Үзәк урамы, 10 нчы йорт.

Бер катлы кирпеч бинада матрац һәм җиһаз янды. Мәйданы 10 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә ике ир-ат мәете табылды. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International