Язгы ташкын вактытында республика елгаларында су дәрәҗәсе күп еллык нормадан артмыячак. Аннан да бигрәк, белгечләр ияләнгән күрсәткечләрне чагыштырганда уртача ярты метрлык зур суның “дефицитын” да көтәләр. Бүген моның турында ТР Гидрометеоролгия һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыкны тәэмин итү комиссиясе утырышында әйтте. Утырыш ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручысы Алексей Песошин рәислегендә үтте.