Бүген Казан югары танк команда Кызыл байрак училищесы клубында Русия Оборона министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет һәм Кораллы көчләрнең Запас офицерлары берләшмәләренең милли ширкәте (МЕГАПИР) кораллы көчләрнең хәрби бүлекләрнең һәм вузларның хәрби хезмәткәрләре, Русия ГТХМ, Русия ЭЭМ, ДОСААФ, шулай да ветераннар һәм яшьләр оешмалары катнашуы белән офицерлар җыелышын үткәрделәр. 2016-2020 елларга Гражданнарның патриотик тәрбия дәүләт программасы очрашуның темасы булган.
Бүген Татарстанда “Куркынычсызлык мәктәбе” программасы буенча ел саен үткәрелә торган республика ярышлары тәмамланды. Мамадыш районының Соколка торак пункты янында үткәрелгән ярышларда Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләренең һәм Сарман, Мамадыш, Балтач һәм башка муниципаль районнарының мәктәп укучылары катнашкан иде. Барлыгы 18 төркем.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 70 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 28 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 5 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортлары - 1 янгын.
Алар гомер юлларында күп нәрсә күргән – кайгылыны да, кызыкны да, көлкелене дә. Су көчен алар буйсындырган һәм су катламында алар күптән үз кеше булган. Бу турыдан-туры әйткәндә дә, күчермә мәгънәдә әйткәндә дә авыр эш (бигрәк тә җиһазларның һәм йөкләрнең авырлыгы 50 кг җиткәндә). Сүз Татарстан Республикасы карамагандагы су астына керү хезмәтенең хезмәткәрләре турында бара. Русия ГТХМ системасында су астына керү хезмәтен кору көненең 20 нче еллыгына нәтиҗәләр китерергә һәм булган хәлләрне искә төшерергә кабул ителгән. Татарстан водолазлары, 1997 елның 30 декабрендә дус ГТХМ гаиләсенә соңрак кушылса да, байтак нәрсәне искә төшереп сөйли ала.
20 май көнне Апас районының Каратун авылының үзәк стадионында иң яхшы ирекле янгын сүндерү бүлекчәләрнең республика ярышларның финал этабы узачак. Төп приз - янгын сүндерү машинасы АСР-14.
10 берәмлек техника һәм 36 хезмәткәр шартлы янгынны сүндерү буенча янгын – тактик өйрәтмәләрдә катнаштылар. Өйрәтмәләр “Кояшлы” балалар сәламәтләндерү лагерендә узды.
Россия ГТХМ Ногинск коткару үзәгендә “Иминлек комплексы – 2016” күргәзмәсе үтте. Кунакларга һәм катнашучыларга беренче тапкыр авиацияне, робот-техник комплексын, гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү өчен яңартылган янгын – коткару чараларын күрсәттеләр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 93 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 37 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортлары - 2 янгын.
Бүген, 19 май көнне 03 сәг. 26 минутта Россия ГТХМ ТР буенча Кризис хәлләр идарә үзәгенә “112” системасы буенча “Нарат” ресторанында ут чыккан дигән хәбәр килә, түбәндәге адрес буенча: Казан шәһәре, Киров районы, Аккош урамы, 1 нче йорт. Бина агачтан салынган, ике катлы.
11 май көнне иермон. Серафим (Карпухин), Изге-Авраамиевск гыйбадәтханә Миссионерск бүлегенең җитәкчесе Болгар шәһәренең янгын сүндерү ДЕПОның бүлмәләрен һәм янгын сүндерү техникасын изгеләндерү чинын башкарды.