Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2016 елның 20 мае, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 70 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 28 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 5 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортлары  - 1 янгын.    

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында   - 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга тоган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 1 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр,   ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр.

 

19.05.2016 ел 23.24 Казан шәһәре, Мәскәү районы,  Восстания урамы, 109 йорт.

ВАЗ 2107 машинаның багаж отсегында ут чыга. Мәйданы 0,5 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1955 елгы ир-ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе- транспорт чараның механизмы төзек булмау.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International