Казан янгын сүндерүчеләре “Кояшлы” балалар сәламәтләндерү лагерендә өйрәтмәләр уздырдылар.

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

10 берәмлек техника һәм 36 хезмәткәр шартлы янгынны сүндерү буенча  янгын – тактик өйрәтмәләрдә катнаштылар. Өйрәтмәләр “Кояшлы”  балалар сәламәтләндерү лагерендә узды. Сценарий буенча кыска ялганыш аркасында 3нче корпусның  икенче каттагы фойесында ут чыга. Шартлы янгынның мәйданы 500 кв.м.  Янгын сүндерүчеләр махсус коткару җиһазлар белән 8 кешене коткара. Коткаручылар шартлы янгынны бетергән вакытта үзара эшләү буенча берләштерелгән янгын-тактик өйрәнүләре уңышлы итеп тәмамлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International