Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2016 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 93 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 37 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортлары  - 2 янгын.    

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 тапкыр, көнкүреш газ җиһазны, керосинны, бензинны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында   - 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга тоган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 3 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр,  ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International