Мамадыш мәктәп укучылары “Куркынычсызлык мәктәбе” республика ярышларын җиңде

2016 елның 20 мае, җомга

Бүген Татарстанда “Куркынычсызлык мәктәбе” программасы буенча ел саен үткәрелә торган республика ярышлары тәмамланды. Мамадыш районының Соколка торак пункты янында үткәрелгән ярышларда Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләренең һәм Сарман, Мамадыш, Балтач һәм башка муниципаль районнарының мәктәп укучылары катнашкан иде. Барлыгы 18 төркем.

Мамадыш муниципаль районының 1 нче урта гомумбелем мәктәбенең укучылары җиңүче булган. Икенче урында Казан шәһәре Вахитов районының 5 нче лицей төркеме. Өченче урынны Яшел Үзән шәһәренең “Бригантина” яшүсмер балалар спорт мәктәбенең вәкилләре алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International